Русия президенты Владимир Путин финанслар өлкәсендә ислам кагыйдәләрен куллану экспериментын өч елга озайту турында канун имзалады — ул 2028 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Исламча банк системасын сынау өчен сайланган төбәкләр үзгәрешсез кала: Башкортстан, Татарстан, Чечня һәм Дагыстан.
Документта шулай ук эксперимент кысаларында финанс операцияләр исемлеген киңәйтү мөмкинлеге дә каралган. Канун өлгесен Русия Думасына финанс базары буенча комитет рәисе Анатолий Аксаков җитәкчелегендәге депутатлар һәм сенаторлар төркеме тәкъдим иткән иде. Канун июль уртасында кабул ителде.
Анатолий Аксаков моның Россиядә исламча банк эшчәнлеген үстерүгә, ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итүгә һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм итәчәк дип саный. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә исламча финанслау кысаларында төзелгән килешүләр күләме миллиардларча сум белән исәпләнә, ә бу юнәлешнең потенциалы кимендә 1 триллион сум тәшкил итә.
Киләчәктә проектка Русиянең башка төбәкләре — шул исәптән Чуашстан һәм Кырым — да кушылырга мөмкин.
Исламча финанслау экспериментын 2023 елның сентябрендә Татарстанда, Башкортстанда, Чечнядә һәм Дагыстанда гамәлгә керде. Ул башта ике елга исәпләнгән иде.
Ислам банкингы (инглизчә islamic banking, гарәпчә مصرفية إسلاامية;) — шәригать принципларына туры килә торган банк эшчәнлеге һәм аны ислам икътисадын үстерү юлы белән гамәли куллану. Ислам банкингы өчен башка термин — шәригать принципларына нигезләнгән финанс эшчәнлеге.
Шәригать риба биргән өчен билгеләнгән процент яки бүләк алуны тыя. Ислам принципларына каршы килә торган тауар (мисал өчен, дуңгыз, хәмер) җитештерүче йә хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә инвестицияләр кертү дә хәрәм санала. Әлеге тыюлар теге яки бу дәрәҗәдә мөселман илләрендә күптән кулланылуга карамастан, бу принципларга нигезләнгән беренче банклар мөселман җәмгыятендә XX гасыр ахырында гына барлыкка килде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!