123 миллионлык «Ана теле». Казна акчасы ничек тотылган?

Ана теле

Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Русиягә кертелгән чикләүләр татар теленә дә кагылды. 10 ел дәвамында уңышлы эшләүче, татар теленә бушлай өйрәтүче "Ана теле" проекты ябылды. Аны техник яктан ясаган һәм эшчәнлеген тәэмин итеп торган ЕF Education ширкәте Русиядә эшләвен туктатты. Шул сәбәпле 2023 елның җәендә онлайн укыту платформасы һавада эленеп калды. Татарстан түрәләре "Ана теле" онлайн мәктәбе эшен дәвам итәчәк дип ышандырды. Вәгъдәләгәннән соң ике ел узды. "Ана теле" янә эшли башлады, әмма кулланучыларда да, IT белгечләрдә дә, укытучыларда да күп сораулар тудырды.

Ике ел элек "Ана теле" онлайн мәктәбен башка платформга күчерү, аңа яңадан җан өрү өчен сүзләр күп булды. Татарстан белгечләре бу эш өчен кимендә 3-5 млн сум акча кирәк булачак дип белдерде. Бу эшне Татарстанның элемтә, дигитал технологияләр министрлыгы үз өстенә алырга тырышты, бу юнәлештә белгечләрне җыйды, фикерләрне туплады. Әмма ахыр чиктә "Ана теле" өчен җаваплы булып Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы калды. Ә ул үз чиратында"Ана теле"н эшләргә республика белгечләренә түгел, ә Петербур ширкәтенә тапшырды. Узган елның августында Татарстан "Прогресс" ширкәте белән килешү төзеде. Бу — Петербур шәһәрендә теркәлгән ширкәт. Ул инглиз теленә өйрәтүче Denis’ School'га карый. Шуны да әйтергә кирәк, алар ЕF Education ширкәте белән эшләде. Алар, күрәсең, "Ана теле" эчтәлеген ширкәткә мирас итеп калдырган. Яңа кешеләрне эзләү яки Татартстан белгечләре белән эшләр урынына Татарстан түрәләре җиңел юл сайлаган. "Ана теле"н ясар өчен Петербур белгечләренә Татарстан казнасыннан 123 млн сум акча бүленгән. Әмма бу, Азатлык чыганакларына күрә, соңгы сумма түгел. Моңа сәхифәне эшләтеп тору, мәсәлән, кермәгән, аның өчен федераллар Татарстаннан өстәмә миллионнар алачак.

Әмма 123 миллионлык эш нидән гыйбарәт?

"Ана теле" проекты хәзер "Яндекс" платформасында эшли. Моңа кадәр Татарстан хакимиятенең баштан ук үзгә, шәхси платформада ясатмавы хата булды. Күп акча тотылды, әмма "Ана теле" үз өен булдырмады. Русия Украинага каршы сугыш башлады, шуның өчен Көнбатыш чикләүләр кертте һәм Татарстан мөһим проектыннан колак какты. Әмма бу юлы да янәдән шул ук хата кабатланган: Татарстанның "Ана теле" проекты чит платформада кунаклаган, Татарстан үз проектына үзе хуҗа түгел булып чыга. Тагын ниндидер сәбәп белән проблем чыкса, Татарстан янә бу проекттан колак кагарга мөмкин.

"Ана теле"нең аерым мобил кушымтасы ясалмаган. Бары тик сәхифәнең мобиль версиясе генә бар. Сәхифә өч телдә: урысча, татарча, инглизчә ясалган, әмма беренче бите барыбер урыс телендә ачыла. Татарча бүлеген караганда күзгә ташланырлык хаталар күренмәде.

Теркәлү "Дәүләт хезмәте" аркылы да мөмкин, әмма чит ил кешеләренә аны урап теркәлергә мөмкинлек калдырылган. Теркәлгән кешегә озын-озак сорауларга җавап бирергә кирәк: исем-фамилия, телефон, кайсы илдә, шәһәрдә яши һәм башкалар. Татар телен белү дәрәҗәсе тикшерү һәм кеше нинди максатка ирешергә тели - бу сораулар да бар. Әлеге очракта сәхифәдә озын-озак төрткәләп утырырга кирәк, дөрес басмасаң, сәхифә эленеп кала, яңадан кире сорауларга кайтасы.

БУ ТЕМАГА: Татар телен онлайн өйрәнү мөмкинлекләре

"Ана теле"н моңа кадәр кулланган кешеләр шунда ук яңарган "Ана теле"ндә бернинди дә яңалык юк диде. Тулысынча моңа кадәр, 12 ел элек ниләр ясалган - барысы да яңа сәхифәгә кертеп тутырылган.

Азатлык Радиосы беренче дәрәҗәдәге һәм телне яхшы белүчеләр өчен 9нчы дәрәҗәдәге дәресләрне сынады. 10 ел элек ясалган ситуатив сюжетлар, диалоглар. "Сәламләү" кебек һәрбер темаларга ул вакытта аерым кыска сюжетлар ясалды. Акча алучылар аптырап тормаганнар шуларны тутырганнар. 9нчы дәрәҗәдәге дәресләрдә "ТНВ Планета"ның 8-9 ел элек төшергән "Татарлар" тапшырулары урын алган. Андагы күрсәтелгән сюжетларга нигезләнеп сораулар, тестлар ясалган. Аудиолар бар, әмма алар да иске. Барысы да элеккеге такым башкарган хезмәт.

Сәхифәдә кайбер функционал эшләми, битләрне ачасың - бушлык. Мәсәлән, "Укытучы белән дәресләр" бүлегендә берни юк. Моңа кадәр дәресләрне КФУның татар филологиясе кафедралары укытучылары алып барды. Төгәл бер вакытта кеше онлайн дәрескә кушылып, дәрестә телне өйрәнә алды. "Ана теле"ндә "Дәрестә булу" битендә дә - бушлык. Элеккеге сәхифәдә "Грамматик лаборатория" дигән бүлек булды, биредә грамматикага бәйле күп төрле сорауларга җавапларны табарга мөмкин иде. Мәсәлән, тел өйрәнүченең "күплек саны" турында беләсе килә ди, "Грамматик лаборатория"дә барысы да татарча, урысча, инглизчә аңлатып бирелде. Бу да күренми.

"Ана теле" белән моңа кадәр кулланучылар интерфейс үзгәргән, әмма видеолар, биремнәр иске дип билгели.

БУ ТЕМАГА: "Татарстанда чигенүләр быел да булачак". 2024 елга сәяси фаразлар

Азатлык Радиосы Германиядә татар телен үзаллы өйрәнгән кулланучыдан (исемен иминлек аркасында әйтмибез - ред.) яңа "Ана теле"н сынап карарга сорады. Аның фикеренчә, платформада яңа актуаль видеолар, биремнәр булса, дөресрәк булыр иде.

Биремнәрне дә ул кадәр кызыклы дип бәяләмәс идем

— Миңа, кулланучы өчен яңа сәхифә авыр булып тоелды. Навигация катлаулы, кая, ничек басарга - баш ватып утырдым. Ясалма фәһем белән ясалган рәсемнәр белән тутырганнар. Җансыз дип кабул иттем. Яки берәр аудио куелган һәм аңа туры килмәгән яки бик иске, сыйфатсыз рәсем чәпәлгән. Аптырадым моңа.

Биремнәрне дә ул кадәр кызыклы дип бәяләмәс идем. 8-9нчы дәрәҗәдәге бүлектә татар дөньясына, тарихка кагылышлы сораулар бар. Алар кызык, мөһим, әмма динамика юк, укырга азарт барлыкка килми, бәлки, яңалык булмаганга бәйледер, - диде ул.

Онлайн татар теленә өйрәткән белгеч тә (исемен иминлек аркасында әйтмибез - ред.) "Ана теле"ндә яңа интерфейстан башка бернинди дә яңалык юк, диде.

Бер генә әйбер куандыра - сәхифә бар, эшли

— Безгә, татар теле укытучыларга, кулланма буларак интернет сәхифәләр җитми. Ул урыс, инглиз теле укытучыларына миллион ресурс бар. Алар тоталар да кулланалар. Элек ачылган "Ана теле" безгә терәк иде, ул ачылганда кызык иде, видеолар, аудиолар, текстлар, тестлар - барысы да бар. Татар телен өйрәнүчеләргә менә дигән. Һәрбер ситуациягә кибеттә, хастаханәдә, театрда сөйләшүме ул - барысына да видео ясалган иде, профессиональ актерлар катнашкан иде. Дикция, интонация бар.

Ул вакытта яңалык булды. Инде 2013 елдан бирле 12 ел узды, ә алга китеш юк. Бу вакыт эчендә яңа видеолар да ясап була иде, татар телен өйрәтүдә яңа ысуллар, методикаларны кулланып була иде. Берсе дә юк. Бер генә әйбер куандыра - сәхифә бар, эшли. Әмма сыйфатлыны көткән идем, - дип сөйләде ул.

2017 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә татар телен өйрәтү методикасын камилләштерү кирәк дип сөйләде. Аның инициативасы белән ачылган "Ана теле" проектын ул һәрвакыт телгә алды, аның белән мактанды.

— Безнең "Ана теле" програмы бар, ләкин аның эшчәнлеге чикләнгән. Без татар теленә өйрәтүнең нәтиҗәсе була торган нидер уйлап табарга тиеш. Ни өчен Кытай егете татарча бездән яхшырак сөйли? Яисә мин Австралиядә булдым: алар җыелып татарча сөйләшәләр. Ә мин ничек урыс сүзен кыстырмыйча сөйләргә икән дип баш ватам, - дигән иде ул.

Борчылу бар иде, әмма зур акча түләп шул ук "Ана теле"нә ни өчен яңалык кертеп булмады? Ни өчен яңа методикалар кулланылмады? Ни өчен бу эшкә Татарстан белгечләре җәлеп ителмәде?

Ике ел элек "Ана теле" проектының язмышын хәл иткәндә фикерләр күп булды. Мәсәлән, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе, Coderlar такымы җитәкчесе, "Ачык университет" белем бирү платформасының IT-кураторы Райнур Хәсәнов "Бизнес Online"га биргән әңгәмәсендә "Ана теле" өчен яңа платформаны барлыкка китерү өчен чама белән бер ел вакыт һәм моңа 3-5 млн сум кирәк булачак дигән иде.

— Техник ягын без хәл итә алабыз, — дип ышандырган ул вакытта Райнур Хәсәнов— Минем бәяләр буенча, эшли торган проект булсын өчен якынча бер ел вакыт кирәк. Бу якынча 3–5 миллион сумга төшәргә мөмкин, методологияне һәм соңыннан аны эшләтеп торыр өчен чыгымнарын исәпкә алмаганда шундый сумма чыга.

БУ ТЕМАГА: "Ана теле" проекты эшли башлый

"Теория" креатив агентлыкка нигез салучы, веб-дизайнер Илдар Әюпов та ике эл элек "Ана теле" платформасы күптән искергән, аны алыштыру вакыты җиткән дип сөйләгән иде. Ул вакытта ук төрле татар проектларын уйлап табучы Әюпов чит ил платформага кереп утырырга түгел, үзеңнекен булдырырга кирәк дип әйтте.

Әмма аның сүзләренчә, ике ел элек әйтелгән фикерләр исәпкә алынмаган. Моны ул "Бизнес Online"га сөйләгән. Эчтәлек моңа кадәр нинди булган, шулай калган, дигән ул.

— Проблем шунда, контент, эчтәлек бик иске һәм техник яктан сәхифә сыйфатлы түгел. Ул уңайсыз. Мисал өчен, аудиоматериаллар кечкенә плеерлар рәвешендә ясалган, өстәвенә берәр рәсем куелган — коточкыч ямьсез, зәвыксез! Мондый стиль, дизайн һәм укыту ысулы якынча 10 ел элек кулланылган. Яңаны уйлап тапканчы башкаларның заманча платформаларын карарга да кайбер алымнарын күчереп алырга кирәк иде, — дип сөйләгән ул. — Тел өйрәнү уңайлылыгы, методикасы турында берсе дә борчылмаган, исе китмәгән. Барысы да бер җиргә тупланган, бер-бератлы карап утырасы да бетте. Гомумән алганда, тел өйрәнү өчен бөтен нәрсә бар кебек, ләкин бөтенләй заманча түгел һәм уңайсыз.

Белгеч фикеренчә, "Ана теле"нең яңартылган версиясен 5–10 миллион сумга ясап булган. 123 млн сумлык эш түгел, дигән ул басмага.

Әюповка башка IT белгеч тә кушыла. Татарстан казнасыннан чит төбәк ширкәтенә түләнгән 123 млн сум акча үзен акламаган дип санамаганын ул болай дип дәлилләде.

— Беренчедән, бу акчага кушымта да ясап була иде, ул юк. Икенчедән, контент 10-12 ел элек ясалганы калган, иске фактлар, аларны үзгәртеп тә тормаганнар. Методика әйбәттер, әмма минем карашка су буе бик күп текст, алар янында аудио, видео, кайчак тест бар. Китап кебек кабул ителә. Яңа контент булдырырга дигән максат куелганмы Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан? Булганны сәхифәгә тыгыгыз дигән сүз булган һәм бу ширкәт әйткәнне эшләгән. Эшкә төкеребрәк карау булган дигән хис кала.

Дизайнны тикшерик. Ямьсез ясалган. Кулланучылар өчен уңайсыз. Күп текст, кая басарга, ничек күчәргә - әйтелми, аңлатылмый. Систем белән ничек кулланырга - берни билгеле түгел. Бер-бератлы узарга кирәк икәне аңлашыла, әмма ярдәм булырга тиеш. Дәрескә барып җитәр өчен атлыйсы, 3-4 экран алыштырасы. Дәрес эче дә тексттан тора, теория аерым блокка бүленгән. Аерым дизайнер гомумән эшләдеме икән монда, әллә программист үзе ясадымы икән дигән сорау туа.

Белемне тикшереп була, әмма бу өлеш тә формаль ясалган. Бернинди заманча мәгариф системнар таләпләренә туры килми. Телне өйрәнер өчен мотивация кирәк, монда ул юк. Мәсәлән, рейтинг булдырып булыр иде. Кеше телне өйрәнә, ниндидер биремне үти. Аны куәтләү, мактау, афәрин дип әйтүче анимацияләр ясап була иде. Заманча технологияләр моны булдырырга мөмкинлек бирә. "Ана теле"ндә болар берсе дә юк.

Татар теленә тәрҗәмә дә кәкре дип саныйм. "Эштә" дигән төймә ясалган. Нәрсәне аңлата ул? Турыдан-туры тәрҗемә ителгән. Ясалма фәһем фотолары күп. Яңа татар теленә, татар гаиләсе, шәһәр, татар йорты, һөнәрләр һәм башка темаларга фотосессия ясап була иде. Инде әзер фотолар тупланган стоклар бар, сатып ал, биш тиен инде ул. Юк, ясалма фәһем белән әвеш-тәвеш китергәннәр.

2013 елда "Ана теле"контентын эшләү өчен төрле университетларның күпсанлы галимнәре, мәктәп укытучылары, Татарстан белгечләре эшкә җәлеп ителде. Хәзер исә бу күренми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!