"SOS! "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы капасының йозагын ватып кереп, Себер ханбикәсе Сүзгенең бронз сынын алып чыгып киттеләр" дип язды татар оешмасының рәисе, җәмәгать эшлеклесе Луиза Шәмсетдинова 30 июль кичендә. Ул полиция чакырган, Сүзге сынын алып баручы машинаны туктатканнар, ләкин андагы кешеләр берни аңлатмый китеп барган.
"Мин машина артыннан бардым. Ләкин, бераздан безне юл патруль хезмәте куып җитте, тимер юл күперенә кыстылар, документларны тартып алдылар. Сезне туктатып, вакыт уздырыр өчен чакырдылар безне диделәр. Бу вакыт эчендә һәйкәл салынган машина билгесез тарафка китте!", диде Шәмсетдинова Вконтактеда.
Тубыл районы хакимиятенең рәсми телеграм каналында хәбәр ителүенчә, "Искер" комплексыннан "монументаль сәнгать объекты" прокуратура кушуы белән алынган.
Объект хуҗасына кануннарны бозуга юл куймау турында алдан кисәтү җибәрелүе турында да әйтелә.
"Хәзерге вакытта объект вакытлы саклауга куелган", диелә.
Төмәндә татар оешмалары да хакимият җырын җырлый
Төмән өлкәсе татарларының Милли-мәдәни автономиясы шурасы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина хакимиятләр "җырына" кушылды. Аның сүзләренчә, мондый объектларны куюның үз процедурасы бар. Ул үтәлмәгән. Һәйкәл хуҗасы ике атна дәвамында бер чара да күрмәгәнлектән, сынны алып китәргә мәҗбүр булганнар.
"Бу җирлектә һәйкәл куюга Луиза Алимчановна рөхсәт алмаган. Әлбәттә, кануннарга карап эшләргә кирәк. Без Русия Федерациясе ватандашлары һәм безгә үзебез яши торган җирнең хакимиятләре һәм хокук саклау оешмалары әйткәнне исәпкә алырга кирәк", диде Хөрмәтуллина.
Моңа охшаш фикерне Төмән өлкәсе татарларының Яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин дә әйтте. Нәтиҗәләр төбәк халкына файда китерсен өчен хакимият вәкилләренең дә, җәмәгатьчелекнең дә фикерләрен исәпкә алырга кирәк диде ул.
Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Зиннәт Садыйков та канунилык булырга тиешлегенә басым ясады. Ул шулай ук мәчетләр җирендә һәйкәлләр куярга ярамый дип тә белдерде.
Дөнья татар конгрессы, Татарстан галимнәре яки активистлары бу темага кагылмады, бер сүз дә дәшмәде.
"Тарихи экстермизм"мы?
Күчем хан хатыны Сүзге ханбикәгә һәйкәлне тантаналы рәвештә быел августта куярга җыенганнар иде. Июльдә бу идеягә Z-активистлар, урыс милләтчеләре каршы чыга башлады. Коррпуциягә каршы дәүләт комитеты рәисе, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Кирилл Кабанов моны тарихи "экстремизм" дип бәяләде.
Ул һәйкәл куюның артында "куркыныч милләтчелек" күрә, чөнки Күчем хан "Русь дошманы булган" ди. Активист һәйкәл куюны "дошманнарның Русияне таркатуга юнәлтелгән эше" дип саный.
Русия думасы депутаты Сергей Миронов Төмән өлкәсе прокурорыннан Сүзгегә һәйкәл куючыларны тикшерүне сораган. Икенче бер депутат Михаил Матвеев һәйкәл куюны провокация дип атады.
Вконтакте, Телеграмда башка урыс милләтчеләре дә боларны күтәреп алды һәм июль дәвамында бик күп каршы фикерләр әйтелде.
"Һәйкәл куям дип 2006 елдан бирле йөрим"
Себер ханы Күчемнең хатыны Сүзге ханбикәгә һәйкәл кую башлангычы белән Луиза Шәмсетдинова 2006 елдан бирле йөрим дип сөйли. Һәм, ниһаять, һәйкәл өчен акча түләргә әзер булучы һәм аны ясаучы табыла. Сүзге сыны Казанның бер заводында коела. Һәйкәлнең авторы - күренекле скульптор, Казакъстанның атказанган эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Камил Муллашев. Һәйкәлнең биеклеге 2 метрда 70 сантиметр. Сүзге сыны өчен акчаны Альбина Юркина (Бәширова) бирде дип яза Шәмсетдинова.
– "Искер һәм Сүзге проектларын мин ялангач кырдан башладым. Ярты мең ел буе без Искер җире торгызылуны, хәтер яңартуны, бөек тарихыи исемнәрнең мәңгеләштертелүен көттек. Шулкадәр вакыт Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, изге Искер җире буш торды, бернинди объектлар төзелмәде. Бу проектлар безгә кирәк. Без бу җирләрне күз карасын саклаган кебек сакларга тиеш. Бу җирләрне тиешле дәрәҗәдә торгызу, таныту өстендә эшләргә тиеш. Без эшләмәсәк, кем эшләр?! Вакыт бара, гомер кыска. Без бөек геройларның исемнәрен мәңгеләштереп, хәтерне ныгытып кына калмыйбыз, тарихи урыннарны яңартып кына калмыйбыз, ә балаларыбызга матур, аңлы юл күрсәтәбез. Безнең проектлар халыкны канатландыра. Чөнки бу проектларның нигезе булып җиребезнең генетик үзәге тора. Без ата-бабаларыбыз җирендә яшибез бит. Шуңа күрә без шушы җиргә, ата-бабабларыбыз белән, тарихыбыз, телебез, динебез белән бәйләнгән бер кендек, бер сулыш булып яшәргә тиеш", дигән ул бер мәкаләдә.
Һәйкәл ачылышы Төмән өлкәсенең "Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасының 20 еллыгында һәм себер татарларының тарихи-мәдәни мирасының "Искер җыены" халыкара фестиваленең 15 яшьлек юбилеенда планлаштырылган иде. Чара 1-3 августта уза.
Һәйкәлне рәсмиләштерү мәсьәләсенә килгәндә, Шәмсетдинова "һәрнәрсәнең үз вакыты" дип язды.
"Әлеге вакытта постамент проектын килештерү көтелә. Аннары объектны кую турында гариза җибәреләчәк", диде ул 17 июльдә.
Кем ул Сүзге
Татар ханбикәсе Сүзге – Шигай ханның кызы һәм Себер ханлыгы белән хакимлек итүче Күчем ханның сөекле хатыны. Күчем ханның 10 хатыны булуы билгеле, әмма иң яратканы Сүзге була. Халык арасында да нәкъ аның белән бәйле булган мәхәббәт тарихта калган. Риваятьләрдә дә Күчем ханның нәкъ Сүзге исемле хатыны гына искә алына. Күчем ханның хатынына карата мәхәббәт билгесе итеп Искер янында биек диварлы, манаралы шәһәр төзүе билгеле. Бу урынны Сүзге тура дип йөртәләр, ягъни Сүзге ханбикәсе яшәгән, ял иткән урын. Тарих елъязмаларына караганда, бүгенге Тубылдан ерак булмаган урынга һәр җомга намазыннан соң Күчем хан барлык дәүләт эшләрен калдырып хатыны янына килеп ял иткән. Сүзге халык риваятьләрендә чибәр генә түгел, акыллы, кыю һәм кешелекле булу белән сакланган.
Аның ике улы – Канай белән Әзим дөньяга килә. Үзенең туу елы билгесез. Сүзге ханбикә 1583 елның мартында Сүзге калада урыс гаскәрләре кулыннан шәһит китә. Сүзге тура Ермак идарәсендәге урыс гаскәрләре тарафыннан камап алына, әмма ханбикәне кулга төшерә алмыйлар. Дошманнарга әсирлеккә төшү урынына ул үлемне сайлый. Тарихчыларның бер өлеше Сүзге ханбикә ире Күчем хан бүләк иткән ханҗәрне үз-үзен кадап үтерә ди, бер өлеше аны урыс илбасарлары үтергән дип яза. Сүзге бикәнең балалары да үтерелә.
Бу хәл язучы Фәүзия Бәйрәмованың Себер ханлыгы азатлыгы өчен ике дистә ел дәвамында көрәшкән Күчем хан тормышы турында язылган "Күчем хан" романында тасвирлана. Сүзге ханбикәсе турында 1837 елда ук Петр Ершов "Сүзге" дип исемләнгән поэма иҗат итә, 1896 елда опера языла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум